19 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Ялларда һава торышы нинди булачак?
Алдагы көннәрдә республикадагы һава торышына атлантик циклон йогынты ясаячак.
-
Яңалыклар
Кан басымын дарусыз гына төшереп буламы?
Укучыбыз: «Элек-электән кан басымы югары. Дару эчкәч рәтләнгән кебек була да, көннең икенче яртысында тагын күтәрелә. Төймә ашап та туйдым. Соңгы арада организмым шул даруларга ияләшеп, файдасы да тими башлады кебек. Кан басымын дарулардан башка гына төшереп буламы?» дип сораган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан – Идел буе федераль округында тышкы сәүдә буенча лидер»
Татарстан инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган инструментлардан актив файдалана. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының 22 нче утырышында белдерде.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Казанда Евгений Боратынский музеенда булды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә моңарчы реконструкция үткәрелгән ике музейда булды. Беренчесе – композитор Салих Сәйдәш музее, икенчесе – шагыйрь Евгений Боратынский музее.
-
Яңалыклар
Татарстан Фәннәр академиясе яңа проектын тәкъдим итте
Бүген Казан Кирмәненең «Манеж» күргәзмәләр залында лекция һәм китап презентациясе булды. Чара барышында «Йосыповлар. Гасырлар аша зиннәт» күргәзмәсе кысаларында «Сөембикәнең тарихи образы» лекциясе укылды һәм «Татар бишек җырлары» дигән китап тәкъдим ителде. Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков ачып җибәрде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Салих Сәйдәшев музеенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев музеенда булды. Ул музыкантның тууына 125 ел тулу уңаеннан ачылды. Бу хакта ул үзенең МАХ каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда ел башыннан бирле яңа төзелгән йортларда 8,1 мең фатир сатып алынган
Татарстан башкаласында 2025 елның унбер аенда яңа төзелгән йортларда фатир алу турында 8,1 меңгә якын килешү төзелгән. Бу «Яндекс Недвижимость» һәм «Пульс Продаж Новостроек» сервислары мәгълүматларыннан билгеле булды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубы утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 триллион сум тәшкил итәр дип көтелә. Казанда узучы Инвесторлар клубының 22нче утырышында шундый саннар китерелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
-
Яңалыклар
Артем Кузнецов: «Бала табуны модага кертү кыен»
Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде һәм бу – бик мөһим. Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсеннән соң «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов әнә шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Сәрия Сабурская: «Туры элемтә халыкны борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра»
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килгән сораулар тема ягыннан киң колачлы һәм алар бүген ил халкын аеруча да борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра. Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсеннән соң Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әнә шундый фикер белдерде.
-
Яңалыклар
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Туры элемтә – Президентка шәхси мөрәҗәгать итү мөмкинлеге»
Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәне Россиядә яшәүче һәркем өчен дәүләт башлыгы белән үзен нәрсә борчуы турында турыдан-туры сөйләшү мөмкинлеге дип атады.
-
Яңалыклар
ЦТС биржасы сәнәгать кооперациясен үстерүгә һәм аңлаешлы бәя тәкъдим итүгә ярдәм итә
Татарстан икътисадый процессларга биржа механизмнарын эзлекле рәвештә кертүне дәвам итә. ЦТС биржасы белән хезмәттәшлек сәнәгать комплексын үстерү, аңлаешлы бәя тәкъдим итү һәм икътисадның төп тармакларында көндәшлек мохите булдыру өчен мөһим инструментка әверелә.
-
Яңалыклар
Путин 80нән артык сорауга җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путиның туры элемтәсе тәмамланды. Ул 4,5 сәгатькә якын дәвам итте.
-
Яңалыклар
Путин гашыйк булуын әйтте
Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путиннан: «Бүгенге көндә сез гашыйкмы?» – дип сорадылар.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Минем өчен Ватан әти-әнидән башлана»